Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Илебез куге тыныч булсын!"

Яшәеш безне ул көннән- 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, Бөек Ватан сугышы бик купләрнең куңел турендә мәңгелек яра булып сулкылдый. Бу яра төзәлми дә, кимеми дә. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны уз җилкәсендә татыганнарның куңел турләрендә. Кузләрдә-яшь, куңелләрдә мәңгелек укенеч, мәңгелек сагыш.Боларны онытып буламы соң? Бөек Ватан сугышы башланган көн тагын бер мәртәбә тынычлык һәм иминлек кадерен белергә тиешлегебез турында искәртеп тора. 

Кайтмый калганнарның исемнәрен

И, исәннәр искә алыгыз!

Җырлап очкан тургайларга колак,

Һәйкәлләргә чәчәк салыгыз!

Ватаныбыз иреге хәм мөстәкыйльлеге өчен көрәшучеләргә мәңгелек дан! Батырларыбызны онытмыйк.Илебез куге тыныч булсын!