Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Тукай безнең куңелләрдә"

26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне хәм Туган тел көне. Шул уңайдан без дә китапханәдә мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары хәм укытучылары , "Ромашка" балалар бакчасына йөруче балалар, тәрбияче апалары белән "Тукай безнең куңелләрдә" дигән темада шигырь иртәсе уткәрдек. Шагыйрь Г. Тукай биографиясе белән танышып, аның язган шигырьләрен балалар яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр. Тукай язган, милләтебезнең гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын бергәләп җырладык. Тукай безнең куңелләрдә мәңге сакланыр.