Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

«Роберт Миңнуллинның шигърият дөньясына сәяхәт»

1 нче августта шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Миңнуллин Роберт Мөгаллим улының 75 еллыгына багышланган әдәби сәгать узды. Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин балалар өчен дистәләгән кызыклы шигырьләр авторы. Әдәби сәгать барышында китапханәче шагыйрьнең автобиографиясе белән таныштырды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды, аның лирик образлар, нечкә хисләр, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган шигырьләре кычкырып укылды.