Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

Яз бәйрәме.

Ветераннар йорты китапханәсендә 7 мартта яз, шигърият атмосферасында клуб активистлары һәм ветераннар Советы белән берлектә музыкаль-әдәби чара оештырылды. Программада лирик шигырьләр һәм җырлар, күңелле конкурслар һәм викторина тәкъдим ителде. Чарага килүчеләр «Танылган хатын-кызлар» китап күргәзмәсе белән таныштылар. Анда журнал мәкаләләре, сәнгатьтә, космоста, фәндә Россиянең танылган хатын-кызлары турында китаплар тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсендә якташыбыз - РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзалова иҗаты аерым урын алып торды.