Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

Яшәргә һәм җиңәргә.

Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасы декабрь аеның беренче ун көнендә билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә барлыкка килгән авырлыкларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан уздырыла. Китапханәдә «Яшәргә һәм җиңәргә» диеп аталган әңгәмә үткәрелде, шулай ук авыр язмышлы кешеләр турында китаплар куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Күргәзмәдә Фәнис Яруллинның иҗаты аерым урын алып торды, язучының шигырьләре кычкырып укылды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышы даими игътибар таләп итә, китапханәдә 3 инвалидка өйләрендә хезмәт күрсәтелә.