Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

Сынмыйча-сыгылмыйча узган гомер.

Кеше гомере сулар булып ага.

Чәчкә булып ата жәйләрен.

 Йолдыз булып атыла да сүнә.

 Тик кайтмый шул кире әйләнеп...

10 ноябрь көнне Актанышыбызның сүнмәс йолдызы, район мәдәниятенең йөзек кашы, 35 елдан артык гомерен китапханә системасында намуслы хезмәтен куйган Флудә апа Мирзаян кызы Гыймадиеваны искә алу кичәсе узды... Әлеге кичәгә хезмәттәшләре, гомер көзен бергә уздырган замандашлары чакырулы иде. Кичәдә аның яратып җырлаган җырлары тыңланды, шигырьләр укылды. Флүдә апаның якты истәлегенә бик күп матур сүзләр әйтелде. Кичәбез ахырында  Мөдәрис абый Ханов мәрхүмәбез рухына дога укыды.