«Туган авылның урман сукмагы буйлап»
1 сентябрьдә «Хәмит» чишмәсе янында «Туган авылның урман сукмагы буйлап» дигән экологик сәгать-экскурсия уздырылды. Чара барышында туган якның байлыгы - урманның табигате, матурлыгы, чишмәләр, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белемнәрен киңәйттеләр. Татарстан Республикасы Кызыл китабына күзәтү үткәрелде. Чара традиция буенча чишмә янындагы территориядә тәртип урнаштыру белән тәмамланды.