Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

"Корней бабайда кунакта"

31 мартта күренекле балалар шагыйре, әдәбият белгече Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулды. Чуковский балалар әкиятләрен шигырьдә һәм прозада язуы белән танылган. Аның шигырьләрен һәм әкиятләрен бөтен дөньяда балалары ярата һәм белә. Алар дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән. Безнең китапханәдә Чуковский әсәрләре аеруча популяр. "Кояшкай"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә Корнея бабай янында кунакта булдылар. Балалар танылган әкиятчебезнең шигырьләрен һәм әкиятләрен яттан сөйләделәр, "Мойдодыр" мультфильмын карау оештырылды, табышмакларга җаваплар таптырлар. Әдәби сәгать бик кызыклы үтте.