Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

“Иманга тугрылык”

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында Россия һәм Татарстанда әлеге зур тарихи датаны билгеләп үтүгә старт бирелде. Китапханәдә элеге зур вакыйганы билгеләп үтер өчен план төзелеп, “Исламия” кызыксыну клубына йөрүче апаларыбыз белән 18 февраль көнне “Иманга тугрылык” диеп аталган әңгәмә төзелде. “Дин язмышы – милләт язмышы” китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды. Китапханәбезне иман нурына бөркеп догалар укылды.