Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

“Татар халкының бай иҗади мирасы”

 

Ветераннар йорты китапханәсендә “Җөнәҗәтләр һәм бәетләр” кичәсе узды. Бәет һәм мөнәҗәтләр – татар фольклорының шактый зур кыйммәткә ия булган жанрлары. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр эченә бик күп теманы туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәте, дөньяга караш, яшәү һәм үлем. Әлеге кичәдә татар фольклорының төрле җанрларын туплаган китаплар тәкъдим ителде, бәет-мөнәҗәтләр кычкырып укылды.