Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

Китаплы төн 2021

Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай - Рамазан аена туры килде быел китаплы төн. Бу кичтә китапханәнең кызыксыну клубына йөрүче апалар белән изге Көръән аятләрен тыңлап, түгәрәк өстәлләр артында фикер алыштык. "Дин язмышы- милләт язмышы" китап күргәзмәсен күзәттек. Ифтар ашыннан соң, озак еллар китапханәдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Ильфира апа Әһлетдинова башкаруында мөнәҗәтләр тыңладык.