Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

“Иң кояшлы көн бүген”

Ветераннар йорты китапханәсендә әниләр көненә багышланган “Иң кояшлы көн бүген”дигән әдәби кичә булып узды. Кичә китапханәдә эшләп килүче кызыксыну клубына йөрүче апаларыбыз белән уздырылды. Китап күргәзмәсе оештырылды, әниләргә багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды.  Күңелле кичәбез, тәмле чәй остәле артында дәвам итте.

Барлык әниләргә дә бары тик изге  теләкләр генә юллыйбыз. Йөзләре һәрвакыт нурлы, тормышлары мул, тәннәре сәламәт, җаннары тыныч булып, балаларының, оныкларының хөрмәтен күреп, озын, бәхетле гөмер кичерсеннэр иде.

Әни кирәк,һаман әни кирәк! 
Чәчебезгә кырау төшсә дә. 
Үз балабыз түгел,оныклар да 
Үсеп инде буйга җитсә дә. 

Әни булган җирдә шундый рәхәт, 
Моны ничек аңлатыйм микән? 
Бар җиһанның яктылыгы сездә, 
Бөтен дөнья нуры сез икән! 

Әниләрнең йөрәк җылыларын 
Кояш белән генә тиңлиләр. 
"Балам"-диеп үлеп тереләләр, 
Изге җаннар-безнең әниләр! 

Назлы караш,йомшак кулы белән, 
Аркабыздан сөеп куйса да. 
Бар борчулар таралып китәләр, 
Ничек кенә авыр булса да. 

Әниләрне хөрмәт итмәсәк без 
Ни диярбез Аллаһ каршында? 
Онытмасак иде-безнең җәннәт, 
Аналарның аяк астында!