Татар мәдәниятенең сандугачы - Сара апа Садыйкова
13 ноябрьда Ветераннар йортында татар мәдәнияте күгенең якты йолдызы, сандугачы - Сара апа Садыйкованың иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәне ветераннар "Мирас" хор коллективы оештырды. Китап күргәзмәсе оештырылды, кичәдә Сара апаның биографиясе төрле чорларда язылган җырлар белән үрелдерелеп барылды.