Старо-Сафаровская сельская библиотека - филиал № 29

Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан, 10 нчы сыйныф укучылары белән, әфганчыларга багышлап төзелгән видеороликлар белән таныштык. Әзһәр абый Зәйнетдиновның "Тәмугтан репортаж" китабындагы Актаныш районынан китеп, Әфганстанда һәлак булган 6 егетебезнең гаиләсе язмышлары турында укыдык. Шулай ук җирлегебездән Әфганстанда хезмәт итеп исән кайткан авылдашларыбыз: Газетдинов Дилфас, Фазлыев Илүс, Бәдертдинов Илһам, Хаҗиев Рафит, Шәрифҗанов Ленар, Мирзашарипов Айдар,Таҗимарданова Тутыя, Гибадуллин Илдар, Төхбагалиев Финусларның кайсы кайнар нокталарда, ничек хезмәт иткәннәре турында таныштык.