Старо-Сафаровская сельская библиотека - филиал № 29

"Йөрәктән йөрәккә"

Китапханәдә инвалидлар өчен "Йөрәктән йөрәккә" дигән исемдә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Сәфәр балалар бакчасы коллективы бу чарада зур ярдәм күрсәтеп, уңганлыкларын күрсәттеләр. Роберт Миңнуллин, Л.Лерон, Ш. Галиев, Э. Шәрифуллиналарның шигырьләрен сәнгатьле сөйләп, җыр-биюләр белән үрелеп барган әлеге бәйрәм чарасы бигрәк тә Илмирга ошады. Кунак итеп чакырылган Хафизовлар гаиләсе кичәдән зур канәгатьлек хисләре белән, рухи азык җыеп, өйдә укырга "Чаян", "Гаилә учагы", "1000 советов" журналларын алып, рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.