Старо-Сафаровская сельская библиотека - филиал № 29

Ләбиб Леронга 60 яшь

Бүген, ягъни 11 нче ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Ромашка" балалар бакчасы нәниләре белән шагыйрь, прозаик, юморист, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, якташыбыз Ләбиб Леронга 60 яшь тулуга багышланган әдәби кичә үткәрелде. Балалар өчен язылган китаплары белән танышып, "Яңгырның ял көне" китабыннан кызыклы шигырьләр, хикәяләреннән өзекләр тыңладылар. 
  Өлкән яшьтәгеләр белән "Безнең мирас" журналына күзәтү ясалды.