Старо-Курмашевская сельская  библиотека - филиал № 28

«Сугыш чоры хәтирәләре»

2020 ел күренекле даталарга бай- ТАССР оешуга 100 ,Бөек Җиңүгә 75,Актаныш районына 310,Актанышыбызга 90 ел.Шул уңайдан китапханәбездә оешып килгән "Хуҗабикә" түгәрәгенең чираттагысы үзгә,башкаларыннан аерылыбрак торды,Уңган хуҗабикәләребез "Сугыш чоры хәтирәләре"темасы астында кич утыруга җыйналды.Килгән кунакларыбызны бераз тарих белән:ТАССР ,сугыш чорында халкыбызның тормышы белән таныштырып киттек.
Өстәлдә нәкъ шул чордагыча куыклы лампа яна,килгән кунакларыбыз әкрен генә сугыш чоры җырларын сузды,әти-әниләре,туганнары сөйләгән хатирәләрне искә төшерде.Кул эшләрен тәмамлагач тәмле итеп кабыклы бәрәңге ашап,бергәләп күңелле итеп чәй эчтек.