«Көчлелегең белән горурланма,кешелегең белән горурлан!»
Инвалидлар декадасы уңаеннан Иске Кормаш китапханәдә "Көчлелегең белән горурланма,кешелегең белән горурлан" дип аталган күргәзмә төзелде.Шулай ук,мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларыбызның өйләрендә булдык,аларның хәлләрен белдек,китаплаплар,журнал-газеталар белән таныштырдык.Үзебезнең игътибарыбыз,җылы сүзләребез белән азга гына булса да, бу батыр йөрәкле,зур ихтияр көченә ия булган затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик,кадерле дуслар!