Старо-Курмашевская сельская  библиотека - филиал № 28

“Бердәмлек “

4 нче ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән .Шул уңайдан Иске Кормаш авыл китапханәсендә “Бердәмлектә-көч"дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. 
Әлеге чарада – Халыклар бердәмлеге көненең килеп чыгу тарихы, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте турында сөйләнде.Балалар белән төрле кызыклы сорауларга җавап эзләдек,һәр милләтнең үзенә генә хас булган киемнәре,йолалары булуы турында сөйләштек,китаплар,рәсемнәр карадык.