Старо-Курмашевская сельская  библиотека - филиал № 28

“Алтын көз”

Көзнең бик матур чагы “Алтын көз” дип аталган чорында Республикабызда бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул – Өлкәннәр көне. 
Менә быел да 1 октябрьдән 10 октябрь аралыгында өлкәннәр ункөнлеге башланып китте.Шул уңайдан 1 нче октябрь көнне Иске Кормаш авылы китапханәсенә китап сөюче өлкәннәребез җыйналды.Алар белән "Китапларда кеше язмышы" дигән темага өстәл артында сөйләшү уздырдык.Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырдык,үзара фикерләштек.Китаплардан кызыклы өзекләр укылды,өлкәннәр дә үзләренең төпле киңәшләрен бирде.