Старо-Курмашевская сельская  библиотека - филиал № 28

«Китапханәдә Лермонтов укулары "

14 октябрь көнне Иске Кормаш авыл китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов укулары " дип исемләнгән VII төбәкара акциядә катнашты. Китапханәдә М. Ю. Лермонтов иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән "Мятежный гений вдохновенья"дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар "М.Ю. Лермонтовның биографиясе битләре" дигән видеоролик карадылар. Балалар үзләре өчен яңа Лермонтовны- шагыйрь кенә түгел, рәссам, музыкант та ,ачтылар. Аннан соң Лермонтов шигырьләрен-"Ужасная судьба отца и сына" , "Осень","Парус ","Выхожу один я на дорогу", сәнгатьле итеп укыдылар.