Старо-Курмашевская сельская  библиотека - филиал № 28

Квест уен " Китаплар дөньясына сәяхәт"

20 нче август көнне Иске Кормаш  авылы китапханәсендә балалар белән "«Китаплар дөньясына сәяхәт» дигән квест - уен үткәрдек.Китап безне балачакта очрый һәм гомер буе мәңгелек дуска әверелә. Бик зур китаплар дөньясында – безне төрледән-төрле яраткан китаплар каршы ала. Нәкъ менә шушы төрле китап дөньясы белән танышу өчен китапхәнәчеләр квест- уенны оештырдылар.
Иң беренче итеп балар китап тарихы белән танышып,"Китаплар" дөньясында" дип аталган электрон презентация карадылар.
Балаларның беренче биреме" Табышмаклар дөньясы» дип аталган иде. Алар ярыша-ярыша табышмакларга җавап эзләде.
Икенче биремебездә,балалар, кроссворд чишеп,"китап "сүзен китереп чыгардылар.
Алдагы биремебез «Әкият дөньясы» иде. Балалар бик теләп «Әкиятләр – безнең дуслар» дигән викторинада катнаштылар, Рус һәм чит ил әкиятләрендә бик яхшы белем күрсәттеләр, чөнки әкиятләр иле – барыбызга да иң гаҗәеп һәм могҗизалы ил.
Уеныбыз «Иҗат дөньясы» биреме белән төгәлләнде, анда һәр бала, үзенең иҗади сәләтен күрсәтеп, үзе теләгән китапны тәкъдим иттте.Бик мавыктыргыч һәм кызык итеп китап турында сөйләде.