Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

Иске Богады авыл Мәдәният йортында “Авылыма кайта юлларым....”

Иске Богады авыл Мәдәният йортында “Авылыма кайта юлларым....”

исемле әдәби- музыкаль кичә узды. Фойеда “Якташларым иҗаты” исемле күргәзмәгә якташларыбыз - Л. Дәүләтова, Я. Галләмова, Р. Байтимирова һ. б. китаплары куелган иде. Шунда ук борынгы татар йорты, чигелгән, тукылган, тегелгән һәм борынгы хатын - кызларның бизәнү әйберләреннән торган күргәзмәләр дә урын алган . Кичә авыл тарихы турында фильм карау белән башланып китте. Якташларыбыз - Татарстанның халык артисты А. Тимершәех, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, озак еллар И. Богады авылында хезмәт куйган Ф. Ф. Шәвәлиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Р. Мусин, И. Хөсәенов үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. И. Хөсәенов үзенең яраткан шигырьләрен укыды. “Якташларым иҗаты”исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Авыл халкы күңеленә авыл үзешчәннәре чыгышлары да хуш килде.