Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

Әфган сүзе өшетә җаннарны.

Иске Богады авылы китапханәсе, мәдәният йорты, авылдашыбыз, лаеклы ялдагы укытучы Тәнзилә апа Газизованың “Язмышның бер сынавы”исемле китабын тәъдир итү кичәсе уздырды. Әсәр җирлегебезнең Әфганстанда хезмәт иткән егетләренә багышлап язылган. Шушы китапта безнең егетләрнең Әфганстандагы хәрби бурычы белән бәйле язмышы, күңел ярасы, уй-хисләре. Хәрби хезмәттән соңгы тормышы. Автор егетләрнең һәрберсенең йөрәк ярасын үз йөрәге аша уздырган. Чара “Язмышның бер сынавы” дип исемләнгән буктрейлер белән башланды. Кичәдә автор үзе катнашып, әсәрнең язылу тарихын сөйләде. Шулай ук китапның төп геройлары, әфганчы егетләребез: Рузил Хәбибуллин, Баязит Әшәрәпов, Илсур Миргалиев, Фирданис Гыйлфанов, Рәфит Касыймов, Илшат Әхмәтов-хәрби хезмәтләренә бәйләп истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичәдә катнашкан, Тукай районы әфганчылар оешмасы җитәкчесе А. Якупов Тәнзилә Макаримовнага рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Апа, сез безгә яңа юл күрсәттегез. Без дә районыбыз әфганчылары хакында шундый китап чыгара алабыз бит,-”диде. Шулай ук Актаныш районы әфганчылар берлеге җитәкчесе И. Гатин, авыл җирлеге башлыгы И. Фаттахов үз фикерләрен җиткерделәр. Кичәдә Чаллы, Минзәлә, Мөслим, Сарманнан әфганчы егетләр катнашты. Чараны китапханәче Р. Мөнирова алып барды. Ул үзшчәннәребезнең концерт номерлары белән үрелеп барды.

Китапханәче Р. Мөнирова.