Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

Бер «Тамыр»дан.

Авыл турында китап чыгу-авылдагы яңалыкларның иң зурысы булды. Китапны бастыруга хуҗалык җитәкчесе Ильяс Мирзаянов зур ярдәм күрсәтте. Шушы көннәрдә Мәдәният йортында аны презентацияләү узды. Ул Иске Богады авылы, аның хезмәт сөйгән халкына багышланган. Бай эчтәлекле бу китап авылның тулы тарихын үз эченә туплаган. “Иске Богады авылы тарихына багышланган бу китап соңгысы түгел”, - диделәр әлеге тантанада.