Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

«Сирәк талантка ия каләм иясе».

Татар язучысы Факил Сафинга 65 яшь тулу уңаеннан Иске Богады авыл китапханәсендә “Сирәк талантка ия каләм иясе” исемле әдәби кичә узды. Чара зурлар өчен оештырылып, аның барышында катнашучылар авторның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. “Саташып аткан таң” әсәре хакында фикер алыштылар. Автор сүзләренә язылган җырларны искә төшерделәр һәм җырладылар.