Старо-Аймановская сельская библиотека - филиал № 25

Мәхәббәтле гайлә

14 февраль Гашыйклар көне уңаеннан китапханәче авылыбыздагы иң яшь, күп балалы гаилә белән очрашу оештырды. Кичә барышында Илмир белән Алена мәхәббәт тарихлары белән уртаклаштылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Сөю-яратуга багышланган әсәрләрне, язучылар иҗатын белүләрен күрсәттеләр.Бала тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар. Кичә табын артында дәвам итте.