Старо-Аймановская сельская библиотека - филиал № 25

Үткәнең белмәгәннең киләчәге юк

2 нче февраль көнне китапханәдә “Ханымнар” клубының чираттагы утырышы булды. Ул нәсел шаҗәрәләренә багышланган иде. Нәсел агачын белү-һәрберебезнең изге бурычы.Билгеле нәсел агачын төзеп кенә чикләнмичә, ул нәселдән кемнәр чыккан, алар кайларда,нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен дә өйрәнергә кирәк.Шул рәвешле без матур традицияләрне дәвам итәрбез.