Старо-Аймановская сельская библиотека - филиал № 25

Бөек Җиңүнең 75 ел

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап җирлегебездә иң соңгы арабыздан киткән сугыш ветераны Мусин Миргазиян аганың кызы Сәкинә апа белән очрашу үтте. Миргазиян ага 1940 елның 12 октябрендә Совет Армиясе сафларына алына, Монголиядә хезмәт итә. Бөек Ватан Сугышына шуннан алына. Старая Русь, Кострома, Челкар шәһәрләрен азат итүдә катнаша.  1942 елда яраланып, госпиталь дәвалана. Туган авылына 2нче группа инвалид булып кайта. Сәкинә апа  әтисе турындагы сагышлы да, якты да булган истәлекләре белән уртаклашты.