Библиотека СХТ - филиал № 24

Китапларга иллюстрацияләр ясыйбыз.

17 майда «Сельхозтехника» китапханәсендә китапханәче китапларга иллюстрацияләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу мастер-классның максаты-балаларга рәсем ярдәмендә укыган әсәрләрен аңлауны, кабул итүне ачык итеп чагылдыру мөмкинлеге бирү. Бу мастер-класс өчен акрил буяулар, гуашь, акварель, тукымалар, төрле зурлыктагы кисточкалар кулланыла. Иллюстрацияләр ясау процессы берничә этапка бүленә.Әлеге  эш уку өчен китап һәм рәсем темасын сайлаудан башлана. Икенче этап тукыманың өслеген әзерләү (грунтовка үткәрү), эскизлар  ясау белән дәвам итә. Нәкъ менә эскизлардан булачак рәсемнең гомуми формасы ябарлыкка килә. Акварель буяулар ярдәмендә ошаган китапларга рәсемнәр ясала.