Библиотека СХТ - филиал № 24

Җиңү нуры.

27 гыйнварь көнне  “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Ленинград шәһәрендә блокада вакытында яшәү-белән үлем арасында калган балаларнын үзләре турында  язып калдырган истәлекләре белән таныштык. Нәни геройларны искә алдык. Аларга багышлап язылган шигырь юллары белән таныштык. Әлеге чара “Каенкай”да тәрбияләнүче балаларга сугыш дигән афәтнең нинди зур каза, бәлә икәнен аз гына булса да  күз алдына китерергә мөмкинлек бирде.