Библиотека СХТ - филиал № 24

«Салават күпере» журналына сәяхәт.

Каенкай балалар бакчасында зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән 7 июнь көнне  «Салават күпере» журналына сәяхәткә бардык .  Әлеге журнал балалар өчен татар телендә чыга.  Ул  1990 елдан бирле нәшер ителә.

Кулга алуга ук журналның эчен ачып карыйсы килә, чөнки ул шундый матур, зәвыклы итеп бизәлгән. Эче тагын да матурырак төсле тоела. Нинди сәер шакмаклар бар микән аның һәр битендә?  Нинди сәер сүз ул QR код дигән сүз? Бу турыда балаларга аңлатып китергә кирәк. Елы да бит аның 2022 ел – Татарстанда цифрлаштыру елы, диеп игълан ителгән.

Эчтәлегенә килгәндә журнал битләрендә күренекле татар балалар язучылары әсәрләре (Ләбиб Лерон, Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Вакыйф Нуриев, Роберт Миңнуллин һ. б.), халык әкиятләре, әйләнә-тирә дөнья хәлләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар белән таныштык. Балалар бик кәнәгать булып калдылар.