Библиотека СХТ - филиал № 24

“Балаларны яклау көне"

1 июнь көнне “Балаларны яклау көне уңаеннан “Каенкай балалар” бакчасына кунакка кердек.  Көне дә бик матур, җылы. Балаларның урамга чыгып уйныйсы, шаярасы килә. Нихаят җәй җитте! Июнь килде.

“Июнь!Июнь! “ –

Бакчада кошлар сайрый...

Тузганакка өрсәң әгәр –

Бер бөртеге дә калмый.

Шундый якты,шундый көләч,

Беренче көне җәйнең,

Назлап кына сыйпап сөя,

Кочагыдай әнинең.

Күк йөзе якты,аяз. Бар яклап та кошлар тавышы ишетелә. Алар да ояларында балаларын үстерәләр. Бу доньяда кешеләргә дә, барлык тереклекә дә тыныч тормыш, якты күк йөзе кирәк. Әмма җир шарыбызның бар җиредә тыныч түгел. Еш кына я тегендә, я монда сугыш, кайнар нокталар чыгып тора. Кешеләр, шул исәптән балалар да зыян күрә. Без зурлар балаларны сакларга, бер-беребезгә карата ихтирамлы, түземле, сабыр булырга өйрәтергә тиешбез.

“Сез киләчәкне ничек күз алдыгызга китерәсез?”- дигән сорауга балалар кулларына ак бур алып матур итеп рәсемнәр ясадылар. Иң беренче якты кояш, зәңгәр күк йөзе, чәчәкләр, күбәләкләр ясадылар.