2 апрель — Халыкара балалар китабы көне
Бу көнне бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә доньяга килгән. 1967 елдан бирле бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнеп үтә. Балалар китабы көне унаеннан Актаныш китапханәсенең Сельхозтехника филиалы китапханәсенә “Каенкай “ балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар экскурсиягә килделәр. Алар кызыклы китаплар белән танышты, әкиятләр тынлады. Очрашуыбыз бик күңелле узды.