Библиотека СХТ - филиал № 24

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел үтү уңаеннан  11 март көнне  Актаныш авылында урнашкан “Бүләк”  мәчетендә  очрашу үткәрдек. Әлеге очрашу азан әйтүдән башланды.   Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр булган вакытны (Коръән иңгәнгә кадәр) “Җаһилият заманы”,- диеп атыйлар. Ул надан дигәнне аңлата. Ул укый яза белмәү түгел, ә доньяның асылын аңламау, тар карашлы булуны аңлата. Югары белем алып та кеше надан калырга мөмкин. Ул аның фикерләү сәләтен, хиссиятен, инсанлык сыйфатын билгели. Аллаһы Тәгалә Ислам дине хөкемнәрен Җәбраил исемле фәрештә аркылы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдерде. Мәчеткә йөрүче абыстайлар белән без “Сөекле Пәйгамбәребез” дигән китапка күзәтү ясадык. Әлеге китапта язылган “Фил сүрәсен” апалар  гарәп телендә яттан укыдылар.