Библиотека СХТ - филиал № 24

“Калфак кигән кыз баланың багып алчы йөзенә, нинди гүзәл татар кызы, күз тимәсен үзенә!”

Актаныш авылы “Каенкай” балалар бакчасында 10 март көнне  Сельхозтехника китапханәсе белән берлектә "2022 ел - Россиядә  халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан “Калфак кигән кыз баланың багып алчы йөзенә, нинди гүзәл татар кызы, күз тимәсен үзенә!” исемле кичә үткәрелде. Әлеге кичә безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният  өлкәсендә калган мирасларның берсе -  татар халкының өс киеменә багышланды. Әлеге кичәдә без зурлар төркемндә тәрбияләнүче балалар белән әби-бабайларның киемнәрен, татар халык орнаментлары белән бизәлгән түбәтәй-калфакларын карадык. Балалар үзләре бик теләп, китап- журналдагы фоторәсемнәргә туры китереп    рәсемнәр ясап, төсле карандашлар белән буядылар. Кичә өс киемнәренә багышланган табышмаклар чишеп тәмамланды.