Ислам динен кабул итүгә 1100 ел
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел үтү уңаеннан бүген, 18 февраль көнне Актаныш авылында урнашкан “Гамбәрия” исемле мәчеттә очрашу үткәрдек. Әлеге очрашуда без изге Болгар шәһәрендә 922 елда булып узган данлыклы вакыйга белән таныштык. Бу вакыйганы язып калдырган “Ибне Фазлан сәяхәте” “Изге Болгар” китапларын укыдык. Ак яулыклы апалар Изге Болгарга ясаган сәяхәтләре, анда алган тәэсирләре турында сөйләделәр.