Ново-Алимовская сельская библиотека - филиал № 20

Студентлар белән очрашу.

 

Укучыларда  аралашу культурасы тәрбияләү, уку йорты сайлауда ярдәм итү, юнәлеш бирү, элемтәләрне ныгыту максатыннан Яңа Әлем китапханәсендә “Студентлар белән очрашу” үткәрдек.

Кичәге укучыларыбыз студент тормышы турында, яшәү шартлары хакында, студент тормышының кызыклы да, авыр да булуын сөйләделәр, һөнәр сайлау буенча киңәшләр дә бирделәр. Ә укучылар үзләре кызыксындырган сорауларны бирделәр. Кичә бик җылы тәәсир калдырды.