Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

"Гаилә - ул җылы учак" бәрәм чарасы

18 май - "Гаилә - ул җылы учак" бәрәм чарасы Меңнәр авылы китапханәсендә Россиядә Гаилә елы уңаеннан һәм Халыкара Гаилә көне уңаеннан "Гаилә - ул җылы учак" дип исемләнгән бәрәм чарасы узды. Кунакларны "Гаилә кыйммәтләре" китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Бу күргәзмәдә гаиләдәге тәрбия турында, Рафиковлар династиясе турында, ата-аналар өчен тәрбия эшләре буенча христоматия, китаплар һәм журналлар урын алды.
Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләре белән таныштырдылар. Үз гаиләләренең гөреф-гадәтләре, гаилә бурычлары һәм үсеп килгән киләсе буынны ничек тәрбияләргә тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
Шулай ук гаиләләр арасында төрле конкурслар узды: "Шигырьдә төшеп калган сүзләрне яз", "Мәкальне дәвам ит", "Авторы кем", "Бу кем әйбере" һәм башкалар.