Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

"Тукай бәйрәме"

Буген 26 апрель Меңнәр авылы клубында балалар бакчасы нәниләре белән Бөек Татар шагыйре Габдулла Тукайның Туган көнен билгеләп үттек. Бәйрәмебезне Габдулла Тукайның шигырь сүзләренә язылган "Бәйрәм буген" җыры белән башлап җибәрдек. Балаларны Тукайның иҗаты белән таныштырдым. Кечкенәләр Г. Тукайның күптән таныш булган шигырґьләрен сөйләделәр: "Бала белән күбәләк", "Шаян песи", "Кызыклы шәкерт", "Гали белән кәҗә". Балалар белән "Шүрәле" һәм "Су анасы" әкиятләрең рәсемнәрен җыйдык һәм әкиятләрнең исемен атадык. Табышмаклар әйттек һәм аларның җавапларын Тукай әсәрләреннән эзләдек. Бәйрәм ахырында балалар белән бергә "Су анасы" әкиятен куйдык.