Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

«Мин яратам сине, Туган җирем!»

19 октябрь көнне, Меңнәр авылы китапханәсендә «Мин яратам сине, Туган җирем!» дип исемләнгән Туган якны өйрәнү сәгате узды. Чарада Меңнәр мәктәбе укучылары катнашты. Китапханәче балаларны  авыл тарихы белән кыскача таныштырды. Әлеге тарих битләреннән укучылар авылдагы  халык санын  белделәр, шулай ук «Мин яшәгән авыл» дип исемләнгән видео карап, авылның истәлекле урыннарын һәм һәйкәлләрен күзәттеләр, авылның горурлыгына әверелгән кешеләр турында тирәнрәк белделәр. Балалар «Минем җирем – язмышым минем» исеме астында тезелгән китап күргәзмәсеннән тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. Чара ахырында теләге булган һәркем җирле шагыйрьләр җыентыкларыннан шигырьләр яки үз иҗаты шигырьләрен укый алды.