Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

«Ислам — тынычлык һәм игелек дине»

16 май көнне, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Меңнәр авыл китапханәсендә «Ислам — тынычлык һәм игелек дине»дип исемләнгән тарихи сәгать узды. Чара барышында китап укучылар ислам  дине тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Балалар чарада  актив катнаштылар: сораулар бирделәр, шигырьләр укыдылар. «Ислам традицияләре»дип исемләнгән китап күргәзмәсе аша , Россия мөселманнарының бай мәдәни һәм тарихи мирасы белән таныштырдылар.