Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

“Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!Баш иябез!”

8 май көнне, һәйкәл янында, “Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!Баш иябез!” дип исемләнгән, Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган  митинг үткәрелде. Бу көнне һәйкәл янында авыл халкы һәм кунаклары бик күп җыелган иде. Алар барысы да авыр вакытларда Ватаныбызны, тынычлыкны фашизмнан саклап калганнарны искә алдылар.  Тантаналы митинг Россия Федерациясе Гимны белән башланып китте.Бу көнне, чыннан да, бик күп җылы  сүзләр яңгырады. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм бу көнгә  кадәр яшәмәгәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Ватанны Саклаучыларга багышланган һәйкәл янына веноклар куелды. Чараның бәйрәм программасына сугыш турында шигырьләр һәм җырлар да  кертелгән иде.