“Без тарихта эзлебез”
5 апрельдә Аккуз авыл жирлегендә “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәгә авылның тырыш уңган кешеләре кунакка чакырылып, үзләренең осталыкларын сәхнәдә күрсәттеләр. Шулай ук бу бәйрәмдә авыл тарихы, шушы җирлектән чыккан язучы-шагыйрәләребезнең иҗаты да сәхнәдә урын алды. Кичә ахырында авыл тарихы турында эшләнгән “Авылым , авылкаем...” исемле буктрейлер күрсәтелде.