Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

“Иң яхшы китаплар сезгә, балалар!”

11 март конне, Меңнәр авыл китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт" А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз Республика акциясенә кушылды. Китапханәче балаларны А.Алиш премиясе лауреатлары белән таныштырды, аларның әсәрләре укылды “Иң яхшы китаплар сезгә, балалар!” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар татар язучыларының әкиятләрен карадылар, язучыларның әсәрләре буенча төзелгән сюжетлы уеннар уйнадылар.