Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

8 март

8 Март бәйрәме-безнең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге бәйрәм алдыннан Меңнәр авыл клубында, китапханә белән берлектә «Нинди назлы, нинди эшчән синең куллар» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.Иң элек китапханәче барлык хатын – кызларны да бәйрәм белән котлады, язның беренче бәйрәме ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Бу көн 1913 елдан башлап безнең илдә хезмәт сөючән, йорт учагын саклаучы хатын – кызны данлаучы зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Чара барышында кунаклар яз һәм әни турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, мавыгып яз турында табышмаклар чиштеләр, чара күңелле кәеф белән тәмамланды.