Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

«Горурлан син, авылым, батыр улың белән!”

«Горурлан син, авылым, батыр улың белән!”-әлеге исем астында 15 февраль көнне Меңнәр авыл китапханәсендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә без Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Мөдәрис Мирсәетовны искә алдык. Очрашуда әфганчылар язган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Алып баручы совет егетләренең батырлыгы турында сөйләде. Бу кичәгә килгән китап укучылар Әфган турында язылган китаплар һәм башка басмалар белән таныштылар.