Нәүрүз
22 март көнне Киров авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Программадагы төрле җыр-биюләр, шигырьләр, уеннар һәркемгә күңел күтәренкелеге өстәде. Бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикә Кыш бабай белән көч сынашты. Ахырдан, казан асып, ботка пешерелде. Кунаклар кайнар ботка, коймак һәм чәй белән сыйландылар.