Кировская сельская библиотека - филиал № 15

"Шигърият - илһам чишмәсе" исеме астында әдәби кичә.

21 март - Бөтендөнья шигърият көне. Нәкъ шушы көнне әлеге уңайдан Киров авыл китапханәсендә "Шигърият - илһам чишмәсе" исеме астында әдәби кичә үтте. Кичәдә иҗади тормышта янып йөрүче, халкыбызның җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыручы абый-апаларыбыз катнашты. Өлкән буын шигырь сөючеләр тарафыннан яңгыраган һәм авылдашыбыз Марат Ильдаровның үзе иҗат иткән шигырьләре берәүне дә битараф калдырмады.  Кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды.