Кировская сельская библиотека - филиал № 15

"Үлемсез батырлык җырчысы"

15 февральдә Киров авыл китапханәсендә герой-шагыйрь М. Җәлилнең туган көне уңаеннан "Үлемсез батырлык җырчысы" исеме астында әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар язучының тормыш юлын, иҗатын тагын бер кат искә алдылар. Шигырьләрен кычкырып укыдылар.